- Күптән түгел Халыклар дуслыгы йортында авыл китапханәләре китапханәчеләре "Аулак өй" бәйрәме үткәрделәр,- дип хәбәр итте редакциягә ҮКС хезмәткәре Гөлфия Вәлиуллина.
- Элек "Аулак өй"не, әти- әниләре кунакка киткәч, яшьләр үткәргән. Яшь кызлар бер өйгә җыелышып, йон эрләгәннәр, чиккәннәр, бәйләгәннәр һәм бер генә кич утырулар да җырдан башка узмаган. Һәркайсы өеннән күчтәнәч алып килгән.
Соңрак өйгә егетләр дә килгән, шуннан соң күңел ачулар башланган: шаян уеннар, гармунга кушылып җырлаулар, биюләр.
Картлар йортыннан килгән кунакларга һәм үзәк китапханә укучылары өчен китапханәчеләр нәкъ менә шушы йоланы күрсәттеләр. Чара бик күңелле һәм дәртле үтте. Чарада катнашучылар үзләренең яшьлекләрен, тормышларында кич утырулар белән бәйле күңелле моментларны искә төшерделәр. Җырлар җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр.
Чара татар милли кухнясы ашларын татып карау белән төгәлләнде.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев