Министр гражданнарны кабул итеп, хастаханәдә һәм Картлар йортында булды.
7 сентябрьдә Яңа Чишмә районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.
Эш сәфәре кысаларында ул район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашты һәм гражданнарны кабул итте. Районда яшәүче өч кеше эшкә урнашу һәм социаль пособиеләр түләү мәсьәләләре буенча үз сорауларына җаваплар алды.
Аннары алар министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. Эльмира Зарипова коллективларга коронавирус пандемиясе шартларында көйле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм профилактик чараларны алга таба да үтәргә кирәк, дип билгеләп үтте.
Министр шулай ук РҮХдә һәм интернат-йортта булды, анда учреждениеләр коллективлары белән очрашты. Ул интернатның чисталыгын, тәртип һәм төзеклеген аерым ассызыклады, хезмәткәрләргә үзизоляция вакытында яхшы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да уңышлар теләде.




Нет комментариев