Намуссыз эш бирүчеләрне ачыклау өчен «Соры хезмәт базары» юнәлеше буенча ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.
Район халкы формаль булмаган эш белән тәэмин итү, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итә ала.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, соры хезмәт базары һәм эшсезлек буенча законсыз пособие алу белән көрәш буенча «кайнар линия» эшли. Район башкарма комитетында телефоннар: 2-24-97, 2-20-31, Мәшгульлек үзәгендә – 2-23-43.
Әлеге телефоннар буенча кергән барлык шалтыратулар белгечләр тарафыннан анализлана, ә алынган мәгълүматлар оешма тарафыннан күчмә тикшерүләр уздырганда кулланыла һәм хезмәт хакын легальләштерү буенча территориаль комиссиягә тапшырыла.
Нет комментариев