Җәмгыять

Район газетасы тарихы: “Хәбәрләр“ ничек чыныккан“

Яңадан чыга башлаган "Яңа Чишмә хәбәрләре" ("Шешминская новь") газетасы формалашуга аның беренче редакторы Александр Милов зур өлеш керткән. "Яңадан башлап җибәрү" - газетаның беренче саннарын чыгару турында бу әле бик йомшак итеп кенә әйткән сүзләр. Үз басма органын булдыру өчен газетаны чыгаруның барлык специфик үзенчәлекләрен белүче бик яхшы оештыручы, журналист...

Партиянең өлкә комитеты каршындагы басма секторы әлеге вазыйфага Чистай район газетасы редакторы урынбасары Александр Миловны тәкъдим итә. Аның аркасында газетада журналист кадрлар пәйда була, редакция һәм типография биналары төзелеше башлана, линотипта җыючыларны укыталар (ул вакытларда әлеге һөнәр ияләре җитешми) һәм газетаны Яңа Чишмә типографиясендә бастырып чыгара башлыйлар. Ул барлык кыенлыкларны һәм киртәләрне җиңеп чыгып, газетаның үз вакытында чыгуына ирешә.
Мусин Азат Вәлиҗан улы газета тарихына аны күп еллар җитәкләүче буларак керде. Соңгы 30 еллардагы "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - аның хезмәт җимеше, дип ышанычлы төстә әйтергә була.Үзе әйткәнчә, ул җитәкчелек иткән елларда төрлесе була: атналар буе газета чыкмау, типографияне су басу дисеңме, кадрлар арасында тынычлык булмау һ.б. проблемалар. Тик ничек кенә булмасын, газета яши, ике дәүләт телендә атнага ике тапкыр чыга һәм аны 12 кешедән торган редакция коллективы чыгара.
Редакция үсешенә журналистларның гаилә династиясе дә зур өлеш кертә: байтак еллар редактор урынбасары булып эшләгән Шамил Хәбибуллин (инде мәрхүм) һәм аның хатыны - журналист, хатлар бүлеге мөдире Людмила Хәбибуллина, аннан соң аларның кызлары Эмилия һәм Элина. Хатлар бүлеге мөдире Лариса Федорова газетада 30 елга якын эшли. Редактор урынбасары Евгений Старов (хәзер мәрхүм инде) газетада 15 ел эшләде. Тәрҗемәче Саҗидә Сафина да, дубляж буенча редактор урынбасары Фидания Вәлиуллина да байтак еллар зур тырышлык куеп эшлиләр, системный администратор Дмитрий Патрикеев дистә елдан артык хезмәт куя. Газетада күп еллар тәрҗемәче булып эшләгән Гөлчирә Фәтхетдинова һәм корректор Зөлфия Якуповалар лаеклы ялга киттеләр. Газетага үзләренең көч, белем һәм осталыкларын биргән кешеләрнең исемнәрен бик озак санарга мөмкин...
(дәвамы бар...)

Нет комментариев