Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә АҖ-дә салым акчалары ничек җыела

2017 елның 19 ноябрендә Яңа Чишмә АҖ-дә авыл җирлеге территориясендә гражданнардан үзара салым акчалары кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум булып үткән иде.

Референдумда халыкның 68,7 % ы катнашты, димәк референдум үтте дигән сүз. Сайлаучыларның 82,4 %ы "Әйе" дип тавыш бирде. Үзара салым буенча программа 3 ел эшләү дәверендә АҖ-дә 1020,6 мең сум акча җыелган, ә республикадан 4052,8 мең сум кергән.
Әлеге акчаларга түбәндәге эшләр башкарылган: "Елховка" чишмәсе төзекләндерелгән, православие зираты, мөселманнар зираты һәм "Сосновка" зираты коймалары ремонтланган, Ленин, Төзүчеләр , Чернышевский, Урама, Октябрь урамнарындагы урам фонарьлары алыштырылган, контейнер мәйданчыклары, Совет урамында 100 метр тротуар төзелгән, яр буйлары чистартылган һәм Студенец елгасы аркылы чыгу юлы, Кирпеч урамында балалар мәйданчыгы төзелгән, Завод һәм Кирпеч урамнарындагы балалар мәйданчыклары тотып алынган.
2018 елда үзара салым акчаларына түбәндәге эшләрне башкару планлаштырыла:
- Совет, Май, Чекин, Яшел, Гряда урамнарында энергияне саклаучы лампаларга ДРЛ җайланмаларын алыштыру;
- җәйге һәм кышкы чорларда тротуарларны норматив хәлгә китерү һәм тоту;
- Тихонов һәм Май урамнарында, балалар уен мәйданчыкларын да кертеп, халык өчен ял урыннары булдыру (төзү);
- "Татарстан" паркын төзекләндерү (җир эшләре, коймалау, эскәмияләр, урналар, уен комплекслары урнаштыру, яшелләндерү, куаклар утырту, төнгә яктырткычлар урнаштыру, кирәкле материал һәм җиһазлар сатып алу).
2018 елның 12 февраленә 211000 сум җыелган яки планлаштырылган 684,5 мең сумнан 30 %, банкка 211000 сум тапшырылган. Дәүләт хезмәтләре порталы аша 70750 сум кергән, АҖ кассасына (саф акча) - 114250 сум. Район үзәгендәге 33 оешма, учреждение, ШЭ һәм КФХ коллективлары 100 % түләгән. Түбәндәгеләр тулысынча түләмәгән: суд приставлары хезмәте - 70 %, ветеринария берләшмәсе - 98 %, мәгариф бүлеге - 94 %, клуб системасы - 88 %, аграр колледж филиалы - 46 %, РҮХ - 15 %, "Кристалл" ИК - 13 %, "Жемчужина" бассейны, БЯСМ, "Аҗаган" клубы - 20 %, Картлар йорты - 20 %.
0 % түләүләр: "Алексеевскдорстрой", Янгын сүндерү бүлеге, "Шешмастрой", "Мостовик", Саклык банкы, РЭЭЧ, ИП, "Казанские аптеки", "Имплозия" аптекасы, Госстрах, полиция, КМС заводы, РУПС, "Анисимов О.А." КФХ.
Исегезгә төшерәбез, үзара салым турындагы Положениегә туры китереп, гражданнар тарафыннан үзара салым акчаларын түләү (җыю) үткәрелгән референдум нәтиҗәләрен рәсми төстә хәбәр иткән көннән алып 6 ай дәвамында башкарыла. Әлеге срок чыкканнан соң түләмәгән очракта гражданнарга 14 көн эчендә түләү кирәклеге язылган извещение җибәрелә, шуннан соң (түләмәгән очракта) материаллар мәҗбүри түләттерү өчен Мировой судка җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев