Яңа Чишмә интернат-йорты үз территориясен төзекләндерү буенча беренче урынны алды
Җәмгыять

Яңа Чишмә интернат-йорты үз территориясен төзекләндерү буенча беренче урынны алды

Бу җиңүгә интернат-йорт директоры җитәкчелегендәге тату коллектив эше нәтиҗәсендә ирешелгән.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты оешмалар һәм предприятиеләр арасында территорияне төзекләндерү буенча үткәрелгән район конкурсында беренче урынны алган.
«Бу директор Лизунова Зәлинә Наил кызы җитәкчелегендәге тату коллектив эше. Хезмәткәрләр һәм социаль хезмәтләр алучылар иртә яздан алып көзгә кадәр үз территорияләрен чисталыкта тоталар, матур композицияләр ясыйлар, яңа арт-объектлар уйлап табалар. Район җитәкчелеге коллективның хезмәтен югары бәяләде һәм акчалата сертификат белән бүләкләде», - дип хәбәр итә редакциягә интернат-йорт белгече Гүзәл Мостафина.

 


Нет комментариев