Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасы базасында 21 ноябрьдән «Забавушка» ял көне төркеме кабат эшли башлаячак.
Җәмгыять

Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасы базасында 21 ноябрьдән «Забавушка» ял көне төркеме кабат эшли башлаячак.

Шимбә көннәрендә эштә мәшгуль ата - аналар балаларны бакчага алып килә алалар, алар анда иртәнге сәгать 7дән 13:00 гә кадәр булачаклар.

Балалар өчен ике тапкыр туклану, урамда йөрү, төрле уеннар, индивидуаль дәресләр һәм күңел ачулар каралган.

Район үзәгендәге башка балалар бакчаларыннан, шулай ук балалар бакчаларына йөрмәүче балалар өчен поликлиникадан сәламәтлек торышы турында белешмә алырга кирәк.

«Забавушка» төркемендә бер көн тору бәясе - 200 сум. Белешмәләрне 89872106627 телефоны буенча алырга мөмкин.


Нет комментариев