Яңа Чишмә районында автомобиль гаражга очкан, шоферы һәлак булган
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында автомобиль гаражга очкан, шоферы һәлак булган

6 сентябрь төнендә (22.30 тирәсендә) Яңа Чишмә районында юл-транспорт һәлакате була.

Әлмәт районының Елхово авылы кешесе 27 яшьлек «Шкода-Октавия» а/м шоферы Чирмешән ягыннан Акъяр юнәлешендә зур тизлек белән хәрәкәт иткән һәм кюветка очкан.

Тизлек сәгатенә 120 км-дан да ким булмаган, автомобиль Акъярда яшәүче берәүнең ишегалдына килеп керә һәм әйләнеп каплана. Шофер урында җан бирә, машинада пассажирлар булмый.


Нет комментариев