Яңа Чишмә районында коронавирустан 45 яшьлек ир-ат вафат булды
Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле районда 24 кеше авырып китте, бүгенгесе көндә бер кеше авырый һәм контактта булган 1 кеше изоляциядә.
Кызганычка каршы, безнең районда Чистай ковидгоспиталендә коронавирустан үлүнең беренче очрагытеркәлгән.
Соңгы көннәрдә грипп һәм ОРВИ авырулары белән бәйлерәвештә хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта.
- Көн саен безгә 20дән артык кеше мөрәҗәгать итә, - диРҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская. –Аларның барысына да кирәкле дәвалаубилгеләнә. Кызганычка каршы, пневмония беләнавыручылар да бар – бүгенге көндә хастаханәдә 6 кеше стационар дәвалана.
Район халкына битлек режимын тайпылышсыз үтәүкирәклеге турында искәртәбез, өлкән яшьтәге кешеләргәзарурлык булмаганда, өйләреннән чыкмаска, кулларнысабын белән ешрак юарга һәм антисептиклар кулланыргакирәк.
“Яңа Чишмә хәбәрләре”нә ташламалы язылу ункөнлегеозайтылды
Агымдагы атна ахырына кадәр «Яңа Чишмә хәбәрләре»район газетасына ташламалы бәядән язылу ункөнлегеозайтылды.
12 октябрьгә булган торыш буенча 2021 елның беренчеяртыеллыгына район газетасына 900 гә якын кеше язылган, аларның күбесе ташламалы бәядән – 671 сум 7 тиеннән.
Ташламалы язылу ункөнлеге 18 октябрьгә кадәр озайтылдыһәм газетабызга барлык почта бүлекчәләрендә язылыргамөмкин. 19 октябрьдән ярты елга язылу бәясе 762 сумбулачак. Газетаны бездә, редакциядә дә, ярты елга 500 сумнан альтернатив язылырга мөмкин. Бу очракта абунәчеләр газетаны редакциягә үзләре килеп алырга тиеш булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев