Яңа Чишмә районында ЮТҺлар саны бер ярым тапкырга кимегән
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында ЮТҺлар саны бер ярым тапкырга кимегән

Районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы (ЮХК) буенча комиссиясе тарафыннан ел башыннан юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чараларның 25 пункты планлаштырылган иде.

Барлык чаралар да тулы күләмдә башкарылган. Алар арасында юлларда һәм юл-урам челтәрендә чокырларны ямау эшләре, Объездная урамы буенча юлны яктырту, юл билгеләрен һәм юл тамгаларын тикшерү һәм яңарту, шул исәптән җирле юлларда һәм мәктәп янындагы җәяүлеләр кичүендә «зебра»лар һ.б.

Муниципаль юл фонды акчасына Архангел һәм Петропавел Бистәләрендә балалар бакчасы һәм мәктәбе, Красный Октябрьдәге балалар бакчасы һәм Зирекле лицее янында ясалма тигезсезлекләр белән җәяүлеләр кичүе булдырылган, Рус Чабаксары авылында асфальт юл ремонтланган. Екатериновка авылында автопавильонлы борылыш мәйданчыгы урнаштырылган, Яңа Чишмә авылында 1750 кв.метр, ә Акъяр авылында 250 кв. метр юлда ямау-ремонтлау эшләре (15 млн. сумнан артык күләмдә) башкарылган.

2020 елның 8 аенда район ЮХК комиссиясе 3 киңәшмә үткәргән. Өченчесендә кышкы чорда юлларга хезмәт күрсәтү (контрактлар төзү, юл-коммуналь хезмәтләрен әзерләү, техника беркетү), 2020-2021 елларга «Буран» оператив планына төзәтмәләр кертү, мәктәп автобусларына көн саен мониторинг үткәрү (тизлек режимын үтәү, «Глонасс» системасының төзеклеге), укучылар тарафыннан яктылык кайтаручы элементларны куллануны контрольдә тоту һәм башка мәсьәләләр каралган.

2020 елның 8 аенда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ЮТҺ саны кимегән-9 (2019елда -14), 1 кеше һәлак булган, 9 кеше җәрәхәтләнгән (шул исәптән 1 бала). Юл һәлакәтләренең сәбәпләре -  тизлекне арттыру, дөрес булмаган маневр, руль артына исерек килеш утыру, хәрәкәттә өстенлек бирмәү. Балалар катнашында ЮТҺ саны 50 % ка кимегән, ләкин анализдан күренгәнчә, бу ЮТҺлар җәйге каникуллар вакытында ешрак була.

Күптән түгел Татарстан ЮХИДИ юл - транспорт һәлакәтләре саны артуга бәйле рәвештә республика юлларында патрульлек итүне көчәйтергә дигән карар кабул иткән, сентябрьдә - 25 көндә генә дә 32 кеше һәлак булган. Районда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча башкарылган чаралар аның территориясендә ЮТҺлар санын һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметүгә ярдәм итәчәк.


Нет комментариев