Яңа Чишмә районының Красный Октябрь поселогында яшәүче Лидия Ивановна Жихаревага 90 яшь тулды
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының Красный Октябрь поселогында яшәүче Лидия Ивановна Жихаревага 90 яшь тулды

Күпләр аның һәм аның гаиләсенең ачлык хөкем сөргән сугыш елларында исән калачакларына ышанмаган, әмма яшәү теләге үлемнән көчлерәк булып чыккан.

Лидия Ивановна сөйләшүне үзе һәм аның гаиләсенең авыр шартларда ничек яшәвеннән башлады. Алар бик ярлы яши, 4 сыйныфны Лида Ерундова (кыз фамилиясе) бик авырлык белән тәмамлый, Яңа Чишмәдә бишенче сыйныфка озак йөрми – салкыннар башлана, ә кияр кием булмый.

«Бервакыт минем чабаталарым ярты юлда таркалды һәм мин өйгә яланаяк кайттым. Шуның белән минем укуым тәмамланды», - ди юбиляр.

Өйдә озак утырмый, ачлык эшкә куа: ул вакытта эш көне өчен карточка - 200 грамм икмәк биргәннәр. Унбер яшьлек кызга кечкенә бозаулар эчертү эшен йөклиләр.

«Җәен икмәк басуларын утау эшендә булдым. Бервакыт без посадкада, хәлсезләнеп, күләгәле урынга утырдык, ә бригадир килеп: «Бүген сез карточкалык эшләмәдегез», - дип кычкыра башлады. Бәхетебезгә, совхоз директоры да килде, ул карточкалар өләшергә кушты. Ә тагын кибеттә сатучы белән дә килеште, без әйбер алмыйча, аны япмаска кушты. Ул безне бер генә тапкыр коткармады: ничектер кырда чөгендер җыйдык та, өйгә дә алып кайтырга булдык, шул вакыт каршыга совхоз директоры чыкты. Без орышыр дип курыктык. Ә ул: «Сез аны ничек пешерерсез, утын юк бит?» - ди. - «Чи килеш ашыйбыз», - дидек. Аның күзләре яшьләнеп: «Гитлер безнең балалар белән нәрсә эшли соң ул», - дип куйды. Икенче тапкыр ул безнең фермадан сөт алуыбызны сизде, әмма тиргәмәде, ә сыерларга күбрәк сөт бирсеннәр өчен чөгендер ашатырга кушты. Ә тагын, мин 12 яшемдә сыер савучы булып эшләгәндә, өйгә кесәгә бераз солы фуражы алырга рөхсәт итте. Хәтта аннан кесәл пешерергә дә өйрәтте. Ә өйдә мине тагын өч ач авыз – өч сеңелем көтә иде, әтиебез сугышта булды, ә әнине без сирәк күрдек: өлкәннәрне урман әзерләүгә, болын һәм кырларның ерак участокларына озаттылар, алар таңнан таңга кадәр эшләделәр.

Воробьев Кузьма Антипович менә шундый фәрештә - сакчы була. Куркыныч еллар булса да (бу сугыш вакыты), ул авыл балаларын салкыннан һәм ачлыктан коткарып кала.

Лидия Ивановна самолетны беренче тапкыр күрүе турында да сөйләде. «Нәрсә инде - күрдем! Эчендә булдым! Аздан гына йөреп (очып) кайтмый калдым! – дип, бүген генә булган хәл кебек соклану хисе белән әйтте ул. - Һәм бу Антипыч аркасында. Аның улы - хәрби очучы фронтка китәр алдыннан әтисе янында булды. Без барыбыз да могҗизалы кош карарга йөгердек. Борис та, әтисе кебек, балаларга карата ягымлы, мәрхәмәтле кеше иде. Ул безгә самолетның бар җирен карарга мөмкинлек бирде, утыртып әйләндерергә дә теләде, тик без баш тарттык. Борис безне үзен фронтка озату өчен икенче көнне иртән килергә чакырды. Самолет авыл өстендә әйләнде, ә астан очучыга яулык болгадылар. Тиздән директорга аның һәлак булуы турында хәбәр һәм очучы Борис Воробьевның соңгы сугышы язылган газета җибәрделәр. Биш немец самолетына каршы ялгызы гына сугыша ул: исән калырга мөмкин булмый. Без Антипыч белән бергәләп еладык, аңа бик авыр булды. Соңрак аның улын берүзе тәрбияләвен белдек».

Тормыш дәвам итә һәм анда мәзәк хәлләр дә, җитди мизгелләр дә була.

«Күпләр, шул исәптән безнең директорыбыз да, безнең гаилә бу ачлык һәм салкын сугыш елларына чыдар дип уйламаган иде. Барысы да шулай яшәде һәм ярдәм итәрлек кеше дә юк иде. Антипыч та әнигә: «Настенка, сез алга таба болай яши алмыйсыз. Үзеңә дә, балаларыңа да авыр булачак», - дигән. Һәм аны конторага җыештыручы итеп билгеләгән, балалары янында булыр, үзе урман әзерләргә иске фуфайкада, җылы ыштансыз һәм ертык чабаталарда йөрмәсен дигәндер. Мин исә әнигә зур контора бинасын юарга һәм мич ягарга булыштым, ә ул миңа задание бирде: эш көне башлану, төшке ашка тәнәфес, кичен – эш көне тәмамлану турында хәбәр итү өчен кыңгырау чылтыратырга кушты. Берәүдә дә сәгать юк иде, ә директор бар җирдә тәртип яратты. Беренче көннәрдә остаханәдә һәм тимерчелектә эшләүчеләр ачыгырга да өлгерми иделәр, мин аларны тизрәк төшке ашка чакыра идем. Әллә минем тизрәк кыңгырау шалтыратасым килгәндерме, әллә тизрәк ашыйсы килгәнме, үзем дә белмим. Тик түземле һәм игелекле Кузьма Антипыч бу гамәлемне минем сәгатьне белмәвемә сылтады, шуннан соң ул сәгатьтәге 12 санын кызыл карандаш белән буяп куйды.

Әти сугыштан исән кайтты, әмма озак авырады һәм ул солы кесәле белән генә исән калды, гомумән, бу ризык белән барысы да исән калды, хәтта озын гомерле булдылар: әти 90, әни 95 яшькә кадәр яшәделәр. Менә миңа да 90 яшь. Бар нәрсә дә – ризык та, кием дә бар, ә менә йоклап та, ашап та булмый хәзер, киемне дә кая гына киясең инде.

Ә бит ике мендәрне плюш пәлтәгә алыштырган вакытым бар иде. Ирем эштән кайтты, мин аңа шуны күрсәттем, ә ул: Ничек йокларбыз?- диде. – Фуфайка салып, - дим. Ә ул көлде генә: ярый, яшь чакта көязлән инде, диде. Ирем яхшы кеше иде, ике кызыбыз туды, тик иртә, авариядә һәлак булды. Оля белән Галяны ялгызым үстердем. Ә теге туным хәзер дә тора әле, мин аны бәйрәмнәрдә генә кидем».

Лидия Ивановна үзенең иске пәлтәсен алды да, яшьлеген искә алып, аны сыпырып куйды. Бераз моңсуланды... аннары киеп тә карады, ярар, көннәр салкынайгач киеп йөрермен әле, диде.


Нет комментариев