Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлегендә «Тоннель» операциясенә йомгак ясалган
Җәмгыять

Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлегендә «Тоннель» операциясенә йомгак ясалган

19 ноябрьдә юл хәрәкәте инспекторлары 7 ЮХКен бозу очрагын ачыклаган

«Тоннель» операциясе Яңа Чишмәдәге халык иң  күп йөри торган юл участогында узган. «ЯңаЧишмә хәбәрләре»нә операция нәтиҗәләре турында Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге инспекторы Наталья Сергеева сөйләде.

Чара барышында 20 автомобиль туктатылган һәм тикшерелгән. ЮХКен бозуның 7 очрагы ачыкланган:

Ике шофёр техник яктан төзек булмаган транспортта юлга чыккан, бу исә юлда авария китереп чыгарырга мөмкин;

иминлек каешын эләктермәгән шоферның транспорт чарасы белән идарә итүе - 1 очрак, бу исә бер мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә;

-  номерлары укый алмаслык дәрәҗәдәге транспорт чарасы белән идарә итү – 2 очрак;

транспорт чарасы белән иминият полисыннан башка (страховкасыз) идарә итү – 2 очрак.


Нет комментариев