Тантанада Федор Савельевның туганнары, район халкы һәм кунаклар катнашты.
25 августта район үзәгендәге «Алар җиңү белән кайттылар» скверында Яңа Чишмә районында туып-үскән, Советлар Союзы Герое Федор Петрович Савельевка бронза бюст ачу тантанасы булды.
Элегрәк якташыбыз, Советлар Союзы Герое Борис Чекинга бюст бу паркта агымдагы елның 9 маенда тантаналы рәвештә ачылды.
Чарада Федор Петровичның туган авылы Петропавел Бистәсеннән бертуганының кызы Мария Ивановна Соколова, шулай ук район үзәгендә яшәүчеләр катнашты.
Митингта район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район кунагы- Татарстан Республикасыннан РФ Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов чыгыш ясадылар, Мария Ивановна абыйсы истәлеген мәңгеләштергән өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.
Митингтан соң Советлар Союзы Герое Федор Савельев бюстына канәфер чәчәкләре салынды.
Тулырак газетабызның 28 август- җомга санында укыгыз.
Нет комментариев