Үзара салым акчаларына авылда байтак эшләр эшләнә
Җәмгыять

Үзара салым акчаларына авылда байтак эшләр эшләнә

2020 елда Ленино авыл җирлегендә яшәүчеләр бер кешедән 600 шәр сум акча җыйганнар - башка авыллардагыга караганда бераз күбрәк.

Ике авылда да, Ленино һәм Горшковода, башка җирлекләрдәге кебек үк, юлларга вак таш салу төп эш булган. Ленинода Җиңүнең 40 еллыгы урамы буенча 620 метрны 776 мең сумга (халык 155,2 мең сум җыйган), Горшковода - Болын урамында 87 метрны 240 мең сумга (48 мең сумны үзләре җыйган) ясаганнар.  Аукционны «Татсельгазстрой» подрядчысы откан. Өстәвенә, Горшководагы урамны үзара салым буенча беренче тапкыр төзекләндергәннәр һәм ул республиканың башка программалары буенча башкарылган эштән бер дә ким түгел. Калган 53 метр юлны горшковолылар 2021 елда үзара салым акчалары хисабына ясарга планлаштыралар.

Ике авылда яшәүчеләр тарафыннан барлыгы 261 мең сум акча җыелган (ленинолылар 205,2 мең, горшковолылар 55,8), 1 млн.044 мең сум субсидия алынган. Асылда, ике урам юлларына республикадан бүлеп бирелгән акчалар хисабына вак таш салынган, әлеге сумманың тагын 28 меңе башка ихтыяҗларга калган.

Быел МТЗ тракторына 73 мең сумга роторлы чапкыч сатып алганнар. Чүп үләннәрен чабуга (эш, запас частьләр, ЯММ) Ленинода 75 мең сум һәм Горшковода 15 мең сум тотылган. Үзмәшгуль кеше  бу эшне үз тракторы белән башкарган.

Юлларны кардан чистартуга Горшковода - 16 мең, Ленинода 79 мең сум акча калдырганнар. Әмма кар аз булу сәбәпле, Ленинода 66 мең сум акча экономияләнгән.

- Иң беренче чиратта алардан файдаланачакбыз, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Мария Дубровина, - 2020 елның 79 мең сумы, барыннан да элек, 2021 елга күчәр, мөгаен. Әмма кар көндә яуса, бу акча, әлбәттә, кирәк булачак. Техника хуҗасы белән ике авылга килешү төзелде. Әгәр быел кыш кар аз булса, киләсе ел өчен бераз акча калдырачакбыз.

 Ленинода су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау өчен калдырылган 26 мең сум акча тулысынча тотылды. Өзеклекләр күп иде, чөнки биредә су трассасы, Горшководагы белән чагыштырганда иске, бигрәк тә Үзәк урам буенча. Җирлекне үстерүгә  алынган грант акчалары хисабына 900 метр суүткәргеч алыштырылды, тагын бер тыкрыкка җитәрлек тә калды. Горшковода бер өзеклек (торба тишелү) булды, моңа 5 мең сум үзара салым акчасы җитте.

2021 елга планнар узган җыеннарда халыкның тәкъдимнәре нигезендә төзелгән. Быел 500 шәр сум акча җыячаклар. Горшковода планнар: урам юлларына таш салу, чүп үләннәрен чабу, кардан чистарту, су белән тәэмин итү системасын ремонтлау. Һичшиксез, янгын гидранты (ике) кирәк. Авылда бер генә гидрант та юк, ә янгыннар биредә еш була. Мәсәлән, быел бер сарай янган инде.

- Ленинода планнар зур, - дип дәвам итте җирлек башлыгы. - Әниләр Совет урамында балалар уен мәйданчыгы булуын сорыйлар, чөнки тирә - юньдә кече яшьтәге балалар күп, ә уйнарга урын юк. Тыкрыкта вак таш салырга тәкъдим итәләр. Моннан тыш, Совет урамын төзекләндерү буенча 2018 елдан 110 мең сум акча экономияләнгән һәм бу акчаны бары тик бу урам өчен генә тотарга була. Әгәр 2021 елдагы үзара салымнан акча бүлеп калдырсаң, вак таш салуга да, уен мәйданчыгына да җитәргә тиеш. Планнарга чүп үләннәре чабу, кардан чистарту, яңа суэтем башнясына ЗСО проектын да кертергә кирәк. Халык җыеннарында бу хакта халык үз фикерен әйтер (ризамы, каршымы яки үз фикерен тәкъдим итә ала). Беренчесе 14 ноябрьдә Горшковода, Ленинода -17, 18 һәм 22 ноябрьдә үткәреләчәк, бу көнне бюллетеньнәр буенча тавыш бирү булачак.

Җирлек халкының әйтүенә караганда, үзара салым программасыннан алар канәгать. Аларның тәкъдимнәре дә бар.

- Болын урамында шундый матур юл ясадылар, - диде Горшковода яшәүче Салават Мәссаров, - аннары Күл аръягы урамына да керешергә була. Җыенда ничек хәл итәрләр, шулай булыр.

- Авылда бер генә булса да чүп контейнеры кирәк, - ди авылдашы Татьяна Смоленкова. - Без эшкә киткәндә чүп ташучы машина өчен капчыкларны капка төбендә калдырабыз, ә этләр  пакеттагы чүп-чарны урам буйлап тарата... Ә болай, эшкә барганда, контейнерга ташлар идең. Асфальт юлда хасил булган чокырларны да төзәтергә кирәк, ул кер тактасына әверелде бит инде.

- Язын, мин беренче булып акча тапшырдым, - дип билгеләп үтте Ленинодан Мария Власова. – Җыелыш бетүгә, шунда ук 600 сум акча бирдем. Безнең акчага авылда барысы да эшләнә. Мария Геннадьевна эшләнгән эшләрне фотога төшереп Инстаграмга урнаштыра. Совет урамында тыкрык ясасалар (ул таулы урын) бик яхшы булачак. Аннан халык күбрәк йөри, тик бер дә төзекләндерелмәгән бу урын - бик тайгак.

Виктория Чумакова вак таш салынган Җиңүнең 40 еллыгы урамында яши. - Хәзер тигез юлдан машинада да барабыз, балаларга да мәктәпкә йөрү уңайлы, - ди ул. - Без барыбыз да, авылда башкарылган эшләрдән канәгать. Мария Геннадьевна башлык булып эшли башлагач хәлләр тагын да яхшырды. Ул ярдәмчел, халык сүзенә колак сала, каршы килми, кирәк чакта киңәш бирә.

Горшково: Болын урамында менә дигән юл булачак. Фото АҖ архивыннан


Нет комментариев