Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
ДЙА 2019 - беренче нәтиҗәләр билгеле
Быел ДЙА тапшыру районда аны үткәрүнең РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы таләпләренә туры китереп оештырылган иде. Ел дәвамында чыгарылыш сыйныф укучыларын әңгәмә, семинар, сынау имтиханнары (ТДИ һәм БДИ), консультацияләр белән әзерләү буенча зур эш башкарылды. Ул нинди “җимешләр” бирүен ДЙА нәтиҗәләре күрсәтә.
-
Отличникларга-Президент көндәлекләре
Без газета укучыларыбызга «Президент көндәлеге» республика конкурсы турында мәгълүмат бирдек инде, анда республика буенча 30 җиңүче арасында безнең районнан өч укучы да бар.Тубылгытау мәктәбеннән Әдилә Әшрапова белән бергә Ленино урта мәктәбеннән Марина Феоктистова һәм Аделия Шәйхетдинова җиңүче булдылар.
-
Балаларның җәйге ялы
Җәйге каникулларда балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру дәүләт социаль сәясәтенең аерылгысыз өлеше булып тора. Бу балага аерым игътибар бирү, аны социаль яклау һәм сәламәтләндерү вакыты.
-
Бүләккә - «Президент көндәлеге»
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан " Комсомольская правда» газетасының Татарстан Республикасындагы вәкиллеге белән берлектә «Президент көндәлеге» проекты игълан ителде.
-
Яшьләр эшмәкәрлеккә омтыла
Бүгенге көндә бизнес-ул икътисадның двигателе һәм җәмгыятебезнең мөһим өлеше. Һәм бизнес алып барырга кече яшьтән өйрәнергә кирәк, дип саный Яңа Чишмә районындагы
-
Минем гаиләм шәҗәрәсе
Һәр кеше, телиме ул аны яисә юкмы, үз нәселе геннарын таратучы булып тора, бу башка кешеләргә карата аны үзенә бер төрле итә. Шуңа күрә үз шәҗәрәсен белү - һәркемнең бурычы һәм намус эше.
-
IT – чемпионнар бүләк алды
Ел дәвамында балалар әти-әниләрен, олы яшьтәге туганнарын, авылдашларын ТР дәүләт хезмәтләре Порталында хезмәтләрне ничек итеп дөрес һәм тиз алырга өйрәткәннәр, шулай үзләренә балл җыйганнар. Иң күп балл җыючылар җиңүчеләр дип танылган. Конкурс ел саен үткәрелә.
-
Амира – титул иясе
балалар конкурсының финалы булып үткән, анда 11 шәһәрдән район һәм зона турларында җиңүчеләр катнашкан.Суперфиналга 5 һәм 12 яшьлек 29 кыз чыккан. Әдәмсә авылыннан 4 сыйныф укучысы Амира Зарубина безнең Яңа Чишмә районы данын яклаган.
-
Мәктәп белән хушлаштылар
Үткән атна азагында Ленино урта мәктәбендә 11 сыйныфны тәмамлаучы 8 һәм 9 сыйныфны тәмамлаучы 6 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
-
“Соңгы кыңгырау, эчкерсез күз яшьләре...”
25 майда Яңа Чишмә гимназиясенең 11 сыйныфын тәмамлаучы 24 һәм 9 сыйныфны тәмамлаучы 32 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
-
20 майда Идел көнен билгеләп үттеләр
20 майда Россиянең барлык Идел буе регионнары Идел көнен билгеләп үттеләр.
-
Без татарча сөйләшәбез
23 апрельдә Яңа Чишмә гимназиясе базасында Туган тел көненә һәм Г. Тукай туган көнгә багышланган район конкурсы булып узды.
-
Безнең максат – балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү
Тел- аралашу, фикереңне әңгәмәдәшчеңә җиткерү чарасы булып тора. Бу телнең төп функциясе һәм безнең максат балаларны татар телендә сөйләшергә өйрәтү.
-
Игенче-горур яңгырый!
Акъяр авыл китапханәсендә эшче һөнәрләр елы уңаеннан "Игенче син-бәхет игүче син"дип исемләнгән чара үткәрелде.
-
Тоталь диктант-барлык теләүчеләр өчен
13 апрель көнне Россиядә һәм тагын 70 илдә 16 нчы тапкыр ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» акциясе узды. Аны безнең районда үткәрү мәйданчыгы булып Яңа Чишмә урта мәктәбе торды, анда 65 кеше катнашты.