Сәламәтлек сагында рубрикасы буенча яңалыклар
-
ВИЧ-инфекцияле авырулар районда – 7 кеше
Кешеләр дәвалап булмый торган СПИД авыруы турында ХХ гасыр азагында ук хәбәрдар иде. Бүгенгесе көндә аның турында азрак сөйлиләр - ХХI гасырның "үз" авырулары - "дуңгыз гриппы", "Эбола" бизгәге һ.б. баш калкытты, тик бу әле "ХХ гасыр чумасын" җиңдек дигән сүз түгел. Статистика СПИД һәм ВИЧ-инфекция корбаннарының арта баруын раслый,...
-
Грипп һәм орз белән авыраучылар күзәтелми
Районда грипп һәм ОРЗ белән авыраучылар саны арту күзәтелми, дип хәбәр итте РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов.
-
РҮХ поликлиникасында шартлар шәп
Яңа ел алдыннан Яңа Чишмә РҮХ поликлиникасының күп кенә кабинетларында капиталь ремонт төгәлләнгән, хәзер анда бик матур, чиста һәм төзек.
-
Уңай яклар һәм җитешсезлекләр
Районда сәламәтлек саклау тармагы адресына кайчагында өлкән яшьтәге пациентлар тарафыннан ризасызлык (шелтә) белдерелә. 18 декабрьдә Яңа Чишмә РҮХ-дә Наилә Закирова җитәкләгән социаль сәясәт буенча даими комиссиядән бер төркем депутатлар һәм райондагы җәмәгать оешмалары вәкилләре булып киттеләр. Комиссия РҮХ пациентлары арасында җирле сәламәтлек саклау оешмасына булган дәгъваларны ачыклау максатыннан анкета тутыртты,...
-
Хезмәтне саклауга “Әйе!“ диябез
Яңа Чишмә РҮХ өченче ел рәттән районның бюджет оешмалары арасында хезмәтне саклау буенча 1 урынны били. Монда хезмәтне саклау "галочка" өчен генә түгел, ә чын мәгънәсендә хезмәткәрнең мәнфәгатен яклаучы һәм аның теләсә нинди проблемасын хәл итә алырлык көч аркасында эшли. Бу - профсоюз оешмасы.
-
Сак булыгыз – котыру авыруы!
Котыру авыруы - ахыры үлемгә китерүче куркыныч вируслы авыру. Аны тудыручы вирус үзәк нерв системасын зарарлый һәм баш, арка миендә, төкерек бизләрендә - авыру терлекләр һәм кешеләр селәгәендә була.
-
Соцпакетмы әллә акчамы: уйланырга вакыт бар әле
"Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартыргамы, дарулар сайларгамы?" - бу сорау беренче карашка федераль дәрәҗәдә ташламадан файдаланучы һәркем өчен катлаулы күренергә мөмкин. Яңа Чишмә районында барлыгы 1517 ташламачы яши, шуларның 612-сен бу сорау борчымый - алар социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланалар, баш тартучылар күбрәк - 905 кеше (59,7%). Хөкүмәт ай саен дарулар...
-
Сакланганны - Ходай саклар
Соңгы өч елда районда тагын 25 сабый туа алган булыр иде. Тик аларны туганчы ук үтергәннәр. Әйе, аборт - ул үтерү. Ничек кенә булмасын, йөклелекне өзү элеккегечә төрле проблемаларны хәл итүнең бер юлы булып тора. Статистика күрсәткәнчә, гади гражданга 3 яки 4 бала үстерүне гаилә бюджеты күтәрә алмый. Тик эш...
-
Күркәм табиб һөнәре
Ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шушы бәйрәм көнендә без үзебезнең эшләргә йомгак ясыйбыз. Иң лаеклы медикларны хөрмәтлибез. Районда сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасының ел саен ныгый баруы сөендерә. "ТР да башлангыч медик-санитария ярдәмен камилләштерү" программасын тормышка ашыру кысаларында Өргәнчә, Сөлчәбаш авылларында ФАП-ларга ремонт...
-
«ДАРТ» «Диабетиклар мәктәбе» үткәрде
Яңа Чишмә РҮХ-дә 28 апрельдә "Диабетиклар көне" булып үтте. "Бердәм Россия" партиясенең "Шикәр авыруы белән көрәш" программасы буенча бу көнне "диабетиклар" белән бергә ТРның "ДАРТ" Диабетиклар ассоциациясенең иҗтимагый учреждение вәкилләре үткәрде, монда квалификацияле табиблар - эндокринологлар, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов җитәкчелегендәге химаячеләр дә бар...
-
Сәламәтлек - үз кулыбызда
Быелгысы елның гыйнвар-февралендә КРВИ авырулары белән авырауның 54 очрагы теркәлгән. Авыраучылар арасында өч бала. Яңа Чишмә РҮХ-нең табиб-эпидемиологы Әлфия Юсупова хәбәр иткәнчә, мартта КРВИ авыруларының баш калкытуы билгеләп үтелгән, әлегә грипп авыруы очраклары юк. Без табибәдән халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирүен үтендек. -Әлфия Өлфәтовна, яз җитү һәм һава җылыну белән...
-
“Җәяү йөрүдән башлагыз...“
Илнең сәламәтлек саклау тармагында өстенлекле юнәлеш - гомер озынлыгын арттыру.
-
Сәламәтлегең кадерлеме? Үз-үзеңне кара!
Сәламәтлек саклау өлкәсенә акча күпләп бүлеп бирелсә дә, районда (республика буенча да) үлүчеләр саны (картлыктан түгел) югары кала бирә. Кем гаепле? һәм Нәрсә эшләргә? - халыкны борчуга салган әлеге сорауларга җавапны район сәламәтлек саклау хезмәткәрләре үзләре эзли, 24 февральдә булып узган медиклар советында сүз нәкъ менә шул турыда барды. Яңа...
-
Авыру тарихыннан күчермәне кем ясарга тиеш?
Безгә, редакциягә Яңа Чишмәдә яшәүче II төркем инвалид Юныс Нәсыйбуллин хастаханәдә ятып чыкканда документлар тутыру белән бәйле сорау язылган хат белән мөрәҗәгать итте.
-
Гомердән кадерле нәрсә юк
15 июльдә май-июнь айларында районда халык үлеме сәбәпләрен тикшерү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, авыл җирлекләре башлыклары, медицина хезмәткәрләре катнашты.