Сәламәтлек сагында рубрикасы буенча яңалыклар
-
Рәхәтләнеп ял иттеләр
Үткән шимбә көнне район медиклары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Сабантуй мәйданында алар бер еллык эшкә йомгак ясадылар, җырладылар, биеделәр, төрле конкурсларда һәм спорт уеннарында катнаштылар.
-
Халык сәламәтлеге сагында
Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре көнендә без райондагы сәламәтлек саклау учреждениесенең эшенә йомгак ясыйбыз һәм иң лаеклы медикларны хөрмәтлибез.
-
Талпаннан сакланыйк!
Яз җитү һәм температура 10-15 градуска кадәр күтәрелүе нәтиҗәсендә талпаннар да пәйда була башлый, алар вируслы авыруларны таратучы булып торалар.
-
Кеше үз урынында
Яңа Чишмә РҮХ-нең өлкән шәфкать туташы Любовь Маланчевага күптән түгел "ТР-ның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" дигән исем бирелгән. 2000 елдан бирле шушы җаваплы эштә намуслы хезмәт куйган ханым бу исемгә бик лаек. Без Любовь Алексеевнадан моңа ничек ирешүен сөйләвен үтендек .
-
Кеше гомере кемнәр кулында?
Быелгысы елның беренче аенда районда 19 үлем очрагы теркәлгән. Февраль дә статистика белән сөендерми анысы. Сәбәп нидә? Әлеге сорау район җитәкчелеге һәм сәламәтлек саклау вәкилләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә каралды.
-
Ел нәтиҗәләре – алкышларга урын юк
27 гыйнварда узган елга йомгак ясау, яңа елга бурычлар билгеләү буенча Яңа Чишмә РҮХ-дә медицина киңәшмәсе булып узды.
-
Безгә дә грипп килер
Әгәр сездә авыру билгеләре: тән температурасының күтәрелүе, тирләү, хәлсезлек, буыннар, мускуллар, баш авырту, көчле (авырту белән) ютәл, томау, гиперемия, авыз эче һәм тамакның кипшенүе күзәтелсә, белеп торыгыз - Сез грипп эләктергәнсез. Үз белдегең белән дәваланмаска, кичекмәстән табибка күренергә кирәк, дип кисәтә Яңа Чишмә гигиена һәм санэпидкүзәтчелек бүлеге мөдире Саимә Җаббарова.
-
Эшләргә яки кеше карарга
Карау буенча компенсация түләүләре эшкә сәләтсез түбәндәге гражданнар өчен карала. I группа инвалидлар, 18 яшькә җитмәгән инвалид-балалар яки 80 яшькә җиткән һәм һәрдаим чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган өлкәннәр (дәвалау учреждениесе раслаган) өчен.
-
Диспансерлаштыру бара
Авыруларны иртәрәк ачыклау һәм профилактика үткәрү максатларында 2013 елда халыкка диспансеризация үткәрүдә яңа тәртип кертелде. Медицина тикшерүе үткәрү күләме яшькә һәм җенескә бәйле. Диспансерлаштыру 3 елга 1 мәртәбә үткәрелә: беренчесе кешегә 21 яшь булганда, аннан һәр ике ел саен гомер буена үтәсе. 2013 елда Яңа Чишмә муниципаль районында 2 меңнән...
-
Рәхәтләнеп ял иттеләр
19 июльдә Картлар йорты хезмәткәрләре үзләрендә яшәүчеләр өчен Сабан туе үткәрелә торган урында бәйрәм оештырдылар - картларны табигать кочагына алып чыктылар. Бу көнне өлкәннәр рәхәтләнеп ял иттеләр һәм ел буена җитәрлек энергия алдылар.
-
Илдә менингит йөри
Инде бер айга якын илдә менингит авыруы таралу күзәтелә. Төрле төбәкләрдә, Воронеж, Курск һәм Липецк өлкәләрендә аның берничә очрагы теркәлгән, бүгенгесе көндә Мәскәү хастаханәләрендә энтер вируслы инфекция йоктырган 51 бала дәвалана.
-
Иң әйбәте
20 февральдә Лаешта "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң әйбәт социаль хезмәткәре" Бөтенрәсәй конкурсының зона республика этабы узды. Яңа Чишмәдән Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының өлкән шәфкать туташы Ольга Шилова "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң әйбәт шәфкать туташы" номинациясендә өченче урынны яулады. Ольга Александровна Картлар йортында 2000 елдан бирле эшли.
-
Сәламәтлек саклау мәсьәләләре карап тикшерелде
24 гыйнвар көнне РҮХ-нең актлар залында район башлыгы Вячеслав Козлов район хастаханәсе коллективы белән очрашты. 2012 елдагы коллективның эше турында традицион очрашуда РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов хисап тотты. Гомумән, ел нәтиҗәле булды, ди Ришат Нуретдин улы. Кабул итү - диагностика бүлеге бинасына капиталь ремонт ясалган, автотранспорт подъезды өчен пандус...
-
Ташламамы, әллә акчалата компенсацияме?
1 октябрьдә федераль ташламаларга ия булучыларны ташламаларга кайтару чоры төгәлләнә. 2012 елда федераль ташламаларга ия 44 кеше ташламалардан яңадан файдалана башлады, 25 кеше алардан баш тартты, 3 кеше гаризаны гамәлдән чыгарды (ягъни башта ташламалардан баш тарттылар, аннан, ни эшләгәннәрен аңлап, ташламаларга кире кайттылар). Ташламалардан файдалануны яңадан башлап җибәрү чорында ташламаларга...
-
Яңа “Ашыгыч ярдәм” автомобиле алдылар
Үткән атнада Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белән яңа "Ашыгыч медицина ярдәме" автомашиналарының ачкычларын тапшырды. Бер УАЗ автомашинасы Яңа Чишмә РҮХ-нә бирелде.