Муниципаль хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Монополиягә каршы хезмәт гражданнарны кабул итте
Монополиягә каршы хезмәт ел саен республика районнарына чыгып гражданнарны кабул итүләр үткәрә. Үткән атна азагында безнең районда Россиянең Татарстан УФАС җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов кабул итүләр үткәрде.
-
Бюджет беренче укылышта кабул ителде
Яңа Чишмә муниципаль район Советының 30 октябрьдә булып узган чираттагы 30 нчы утырышында районның социаль-икътисадый үсеш Стратегиясен тормышка ашыру, 2018 елга район бюджеты проекты һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү турындагы мәсьәләләр карап тикшерелде. Утырышны район башлыгы, Совет рәисе Вячеслав Козлов алып барды.
-
Конституция – безнең төп закон
25 ел элек кабул ителгән ТР Конституциясенең төп положениеләрен өйрәнү өлкәсендә Татарстан гражданнарын мәдәниләштерүне тормышка ашыру кысаларында ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Яңа Чишмәдә лекция белән чыгыш ясады.
-
Район икътисады: өстенлекләр күбрәк, әмма кимчелекләр җитди
Район финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча 20 октябрьдә булып узган чираттагы киңәшмәдә салымнар түләү, электр энергиясе чыгымнары, торакны хосусыйлаштыру, бинаны арендага алу, милекне исәптән чыгаруга кагылышлы һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина бюджетның үтәлеше турында информация ясады:
-
Геройларны онытмыйлар
Шушы көннәрдә Чирмешән районының Күтәмә авылына ЭЭМ-нең Яңа Чишмә һәм Чирмешән бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук ЭЭМ ветераннары килгән иде. Алар моннан 23 ел элек хезмәт вазыйфасын үтәгәндә һәлак булган милиция лейтенанты Николай Якунин каберендә булдылар.
-
2017 елның 19 ноябрендә Екатерина авыл җирлегендә бер мандатлы Үзәк сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар булачак
"Бердәм Россия" партиясенең Яңа Чишмә җирле бүлеге сәяси советы карары буенча 2017 елның 27 сентябрендә алдан тавыш бирүне (праймериз) үткәрергә хәл ителгән иде.
-
Чыгымнар һәм керемнәр катгый исәптә тора
Авыл җирлекләре башлыклары һәм район Советы һәм башкарма комитетының структура бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча чираттагы киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
-
23 сентябрьдә – Яңа Чишмәдә ярминкә
Шимбә көнне, 23 сентябрьдә, Яңа Чишмәдә базар мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкә булачак.
-
Салымнар -авыл җирлекләре бюджетының байтак өлеше
2017 елның 8 аенда районның берләштерелгән бюджетына 94,9 млн. сум салым һәм салымныкы булмаган керем кергән, бу еллык планга карата 72 % тәшкил итә.
-
башкарма комитет тәкъдимнәр көтә
19 ноябрьдә Яңа Чишмә муниципаль районында гражданнардан үзара салым акчаларын кертү турындагы мәсьәләләр буенча референдумнар үткәрү планлаштырыла.
-
Салымнар – авыл җирлекләре бюджетының мөһим өлеше
Совет һәм башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары катнашында киңәшмә булып үтте, анда районның финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча 2017 елның 7 аена нәтиҗә ясалды
-
Бәлки кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныр
Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы музей -мемориалы мөдире Михаил Черепанов Акбүредәге "Буыннар мирасы" музее директоры Вәсил Вәлиуллинга икенче бөтендөнья сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган яңачишмәлеләрнең исемлекләрен тапшырган.
-
Безнең эштә яңа форма
2017 ел башыннан Татарстан территориясендә бердәм укучы(лар) билеты кертелә башлады.
-
Сак булыйк!
Быел март азагында Казан-Оренбург автомобиль юлында ЮТҺ булып, анда безнең район балалары зыян күргән иде.
-
Программа үтәлә
Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышында "Районда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру" программасының үтәлеш нәтиҗәләре карап тикшерелде. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.