Мәдәният һәм сәнгать рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Выля, хут купас!» («Уйнагыз, гармуннар!») - Чуаш Чабаксарында
24 август көнне районның Чуаш Чабаксары авылында «Выля, хут купас!» дип исемләнгән IX республика чуаш халык иҗаты фестиваль - конкурсы булып узды. Анда солист – башкаручылар, халык уен кораллары оркестрлары, катнаш ансамбльләр катнашты.
-
Кырык елдан соң очрашу
17 августта Зирекле урта мәктәбен 1978/79 уку елында 28 нче чыгарылыш буларак тәмамлаган 10 а сыйныф укучылары халык иҗаты һәм көнкүреше музеена традицион очрашуга җыелды, - дип яза редакциягә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт ага Газыймов.
-
Әти-әниләре туган җирдә булганнар
Мидхәт Газыймовның «Зирекле авылы тамырлары» (беренче өлеш) һәм «Сугыш өткән еллар. 1941-1945» дип исемләнгән китаплары Гыйләҗетдиновлар - Шакир Мифтахетдин улы (1913-1990) һәм Әминә Кәлимулла кызы (1923-2015) нәселе яшәгән Ташкентка киткән. Аны автор үз куллары белән тапшырган.
-
Безнең артистлар күрше районда чыгыш ясады
Узган җомгада Чирмешән районының Ивашкино мәдәният йортында безнең РМЙ һәм АМЙ артистлары алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уңаеннан күчмә концерт оештырдылар.
-
ВМФ хөрмәтенә концерт
28 июльдә, Россия Хәрби-Диңгез флоты көнендә, мәдәният һәм ял паркында бәйрәм уңаеннан концерт узды.
-
Чирмешәннән иҗади десант
19 июль көнне Яңа Чишмә авылының Мәдәният һәм ял паркында Чирмешән районы мәдәният йорты артистлары катнашында «Тормыш буенча җыр белән» дигән иҗади концерт булды.
-
Яр Чаллы шәһәреннән кунаклар музейда
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Зирекле музеенда Яр Чаллы шәһәреннән Вәгыйзовлар гаиләсе булып китте, - дип яза редакциягә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт ага Газыймов.
-
Питрау бәйрәме гөрләде
13 июльдә Ленинода берьюлы Питрау бәйрәмен һәм Авыл көнен билгеләп үттеләр.
-
“Бистә боҗрасы” фестивале
13 июль көнне Петропавел Бистәсендә «Бистә боҗрасы» халык иҗаты, хезмәт традицияләре һәм физик культура фестивале узды. Ул изге Петр һәм Павел апостоллары көненә багышланган.
-
“Ак калфак” фестивальдә
Тубылгы Тау АМЙның “Ак калфак” халык иҗаты коллективы 30 июньдә музей-тыюлык булдыруга 50 ел тулуга багышланган “Болгар чакыра” дип аталган үзешчәннәрнең халык иҗаты фестивалендә катнашкан.
-
64 ел Чаллы Башы мәдәният йорты сәхнәсендә
25 июнь көнне Чаллы Башы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Шахмай авыл җирлеге башлыгы ильяс Гаризов барлык авылдашлары исеменнән "Талир тәңкә" ветераннар ансамбле солисткасы Шакирова Разыя Низам кызын 70 яшьлек юбилее белән котладылар.
-
Сугыш чоры ятим балалары белән очрашу
Кайгы һәм хәтер көне алдыннан, 2019 елның 21 июнендә Халык иҗаты һәм көнкүреше музеена ятим балалар, ягъни Бөек Ватан сугышында һәлак булган зиреклеләрнең балалары чакырылган иде. Зирекледә андыйлардан бүгенгесе көндә 23 кеше исән-сау.
-
Яңачишмәлеләр Домодедово Сабан туенда булды
16 июньдә Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәренең «Чыршылар» мәдәният һәм ял паркында XV гомумшәһәр юбилей Сабан туе узды, анда традиция буенча Яңа Чишмә районы да катнашты.
-
“Без бит авыл кызлары”
Тубылгы Тау авылында районкүләм “Без бит авыл кызлары” бәйгесе гөрләп узды.
-
“Без бергә” финалыннан өч диплом белән
17 майда Яңа Чишмә районы “Без бергә” халык иҗатының Республика балалар сәнгать фестивале финалында актив катнашты, Гала – концерт һәм декоратив – гамәли сәнгать күргәзмәсе аны төгәлләү өлеше булган.