Мәдәният һәм сәнгать рубрикасы буенча яңалыклар
-
Зирекледә туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә
30 апрельдә Зирекле лицее һәм халык иҗаты һәм көнкүреше музее базасында «Шушма һәм Кичү елгалары бассейнында кеше һәм табигать. Зирекле һәм Әдәмсә татар авыллары: тарих һәм мәдәният проблемалары» темасына Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе узды.
-
“Театр һәм балалар”
ТР Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният һәм сәнгать учрежденияләре иҗат коллективларына ярдәм итү өчен ТР Хөкүмәте грантларын тормышка ашыру кысаларында, 2 май көнне Тубылгы Тау авыл мәдәният йортында балалар театр коллективлары арасында беренче районкүләм “Театр һәм балалар ” дип исемләнгән фестиваль – бәйге узды.
-
15 нче тапкыр бергә җыелдык
Халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә һәм туган тел кысаларында 26 апрельдә Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеена районның Шахмай, Чаллы Башы, Акбүре, Тубылгы Тау, Әдәмсә, Ленино мәктәпләреннән, Зирекле лицееннан, Яңа Чишмә гимназиясеннән һәм башлангыч мәктәбеннән, Зирекленең “Йолдыз” балалар бакчасыннан яшь талантлар – шигырь иҗат итүчеләр һәм шигырь яратучылар җыелды.
-
Безнең Әдилә финалга узды
Узган атна азагында Түбән Камада халыкара “Татар кызы – 2019” матурлык һәм талант конкурсының зона этабы булып узды, анда Акъяр авылыннан КФУ студенткасы Әдилә Галимова да матур чыгыш ясады.
-
Халкымның мәдәни мирасын саклыйк
“Татарстан язы-2019” - музейда акциясенең соңгы көнендә, ягъни 2019 елның 7 апрелендә “Татар халкының мәдәни мирасын саклыйбыз һәм үстерәбез” темасы буенча Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда агымдагы ел башында дөнья күргән “Хәтер тамчылары” исемле бәетләр җыентыгын (8 нче) презентацияләү узды.
-
Мидхәт Газыймов: “Эстафетаны кабул итеп алабыз”
2019 елның 29 мартында Лениногорск районының Сарабиккол авылында Бөтенрәсәй фәнни-гамәли, тарихи – крайны өйрәнү конференциясе булып үтте.
-
“Халык өчен хезмәтегез алдында баш иябез”
22 мартта “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее”нда шушы исем астында санап бетергесез эшләре белән кешеләр күңеленә кереп калган авылыбызның почетлы гражданины, 30 елга якын колхоз белән идарә иткән Хөснетдинов Гайфетдин Тәхаутдин улын искә алу кичәсе булып үтте.
-
Мәдәният хезмәткәрләре көненд
25 мартта районның мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәм көнендә ел йомгаклары һәм һөнәри эшчәнлек проблемалары буенча фикер алышу белән эшлекле киңәшмә үткәрделәр.
-
Зурлап искә алдылар
20 март көнне Акбүре мәктәбендә район авыллары мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар, китапханәчеләр, АМЙ, музей хезмәткәрләре катнашында укучылар һәм укытучыларның фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды.
-
Гөлирә Наумова: «Тәрбияләнүченең уңышын күрү - үзе бәхет»
Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе директоры Ирина Слимова үзенең хезмәттәшләрендә һөнәри мәгълүматларны гына түгел, ә иң беренче чиратта аның шәхси сыйфатларын да бәяли, чөнки алар укучы өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Бүген ул 41 еллык стажы булган педагог Гөлирә Гомәр кызы Наумова турында сөйли.
-
Рәхмәт белдерәм!
15 февральдә бөтен ил үз тарихында истәлекле датаны – Әфганстанда сугыш тәмамлануга 30 ел тулуны һәм Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты чыгарылуны билгеләп үтте. Бу вакыйгага багышланган чараларда һәр торак пунктта, мәктәпләрдә, клубларда һәм музейларда үзләренең хәрби бурычларын лаеклы үтәгән әфганчы-интернационалчының исемен атап чыгарга тырыштылар.
-
Музейда традицион очрашу
7 мартта Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда солдат әниләренең традицион, ел саен уздырыла торган очрашуы узды.
-
Әбиләр өчен бәйрәм
Район Мәдәният йорты артистлары Картлар йортында яшәүчеләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга килгәннәр.
-
Чирмешәндә «Сударушка» ансамбле чыгыш ясады
Зал һәр чыгыш ясаучыны көчле алкышларга күмгән. Тамашачылар фикере буенча, концерт аларга бик матур тәэсир калдырган.
-
“... бөгелә -сыгыла гармун уйный, Ул ничек онытылсын...”
Акбүре авылы Мәдәният йорты, Буыннар мирасы музее, авыл җирлеге Советы һәм китапханә хезмәткәрләре авылыбыздан чыккан гармунчыларны барлап,