Мәдәният һәм сәнгать рубрикасы буенча яңалыклар
-
2018 ел мәдәният өлкәсендәге вакыйгаларга бай булды
2018 елга йомгак ясап, район мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова елның бу өлкәдәге вакыйгаларга кызыклы һәм бай булуын билгеләп үтте.
-
Җан әрнүе - бәетләрдә
Редакциядән: Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музееннан Мидхәт ага Газыймовның районыбыз авылларыннан, Татарстанның Әлмәт, Саба, Кукмара, Түбән Кама, Чирмешән районнарыннан һәм Башкортстан төбәгеннән җыелган бәетләрдән торган “Хәтер тамчылары”ның сигезенче җыентыгы дөнья күргән.
-
Чертушта хәтер һәм кайгы көне
Түбәндә сөйләнәчәк канлы вакыйгалар Чистай өязе, Каргалы волостеның Чертуш авылында 1919 елның (кайберләре 1920 елны атый) салкын 2-3 февралендә була, - дип яза редакциябез почтасына Зирекле авылы музееның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.
-
Ленинолылар “Нардуган”да булган
20 гыйнварда Ленино АМЙ дан “Сурэкэ” фольклор ансамбле һәм “Вояж” бию коллективы Яр Чаллыда Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында “Нардуган” керәшеннәр фестивалендә катнашкан.
-
Акбүре музеенда хәтер кичәсе
Акбүре музеенда якташыбыз, Яңа Чишмә районының 1 нче номерлы Мактаулы гражданины Әнвәр Мәхмүт улы Залаковны искә алу кичәсе булды.
-
Кайда туган, шунда бәхетен тапкан
Илсөяр Дәүләтшина җитәкләгән райондагы “Ак калфак” оешмасы үзенең чираттагы күчмә утырышын Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда уздырды.
-
“Ел хатын-кызы...” конкурсының район этабы төгәлләнде
13-14 декабрьдә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының район этабының соңгы турлары булып узды. 4 көндә 20 конкурсант үз программаларын тәкъдим итте.
-
“Әни, син безнең өчен яшәгәнсең икән...”
Чертуш авылы клубында шул исем астында кичә булып узды. Анда кунак булып агымдагы елда үзләренең 70, 75, 80, 85 яшьләрен тутырган, авыр елларда да йорт тутырып балалар үстергән әниләр килгән иде. Алар узган гомер юлын кыскача гына газета укучылар игътибарына да бәян итәсем килә.
-
“Чемоданда музей”
“Яңа Чишмәдәге “Алтын ачкыч” балалар бакчасы базасында районның балалар белем бирү оешмалары педагоглары һәм белгечләре арасында “Чемоданда музей” дип аталган район смотр-конкурсы булып узды.
-
Яңа Чишмә интернат-йортында «Ак калфак»
Яңа Чишмә районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте бүген Яңа Чишмә районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кунакта булды.
-
Гаилә җыелган җирдә
7 октябрьдә Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Газыймовларның зур гаиләсе җыелган.
-
Рәхмәт, Гөлсем!
29 сентябрьдә Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда истәлекле очрашу булды: 45 елдан соң, 1972/73 уку елында Зирекле урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыткан Тенякова (Божакина) Татьяна Семеновна Мәскәүдән очрашуга кайтты.
-
Хокук белеме мәктәбендә яңа уку елы
Гадәт буенча октябрьдә Өченче яшь университеты пенсия яшендәге кешеләр өчен үз ишекләрен ача. Район китапханәсендә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова катнашында Хокук белеме мәктәбендә яңа уку елын ачу чарасы булып узган.
-
Авылларга сәяхәт
- Республика көнендә, ягъни 30 августта Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее хезмәткәрләре музейның ветеран ярдәмчеләрен һәм дусларын бәйрәм белән котлау өчен авылларга сәяхәт кылды, - ди музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.
-
“Уйна, гармун!“ фестивале
Республика көне алдыннан 28 августта Яңа Чишмәдә чуаш халык иҗатының “Выля, хуткупас!“ (“Уйна, гармун!“) VIII республика фестиваль-конкурсы булып узды.