Гаилә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Без – бер бөтен
Казанга "Әниләргә чәчәк бәйләме" бәйрәменә Зирекле лицеенда биология һәм география укытучы Фәридә Вәгыйзова әнисе белән бергә барачак. Әнисе Явгар Нәсибулла кызы биш бала тәрбияләп үстергән, Фәридәнең исә үзенең өч баласы.
-
Вакыт сынавын узган кыйммәтләр
Бу мөлаем әби Чаллы Башы авылында яши, ире белән бергәләп алар 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер Хашия Сөнгатулла кызы Габделвәлиевага 87 яшь, ире Әсәдулла Насыйбулла улы аннан бер яшькә кечерәк. Быел алар бергә гомер итүләренә 65 ел тулуны - гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгын гәүдәләндерүче "тимер туйлары"н билгеләп үтәләр.
-
Безнең горурлыгыбыз
Быел Татарстанда нефть чыга башлауга 70 ел тулды. Шул уңайдан Зирекле авылында яшәүче безнең энебез Хөснелгатин Мансур Гамир улы да Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Илгиз ФАЗЛЫЕВ:“Мин язмышымнан канәгать“
Иртәгә, 31 октябрьдә чирек гасырдан артык гомерен авыруларны дәвалауга багышлаган, район хастаханәсендә табиб-хирург булып эшләүче Илгиз Габделфоат улы Фазлыевка 50 яшь тула.
-
Бәхетне туган җирдә эзләргә кирәк
Архангел Бистәсендә яшәүче ирле-хатынлы Алексей һәм Любовь Барсуковларны чын мәгънәсендә җир кешеләре дип атарга мөмкин.
-
Балигъ булмаганнарның хокуклары сагында
2 октябрьдә Екатерина Бистәсеннән уңышсыз гаилә буларак КДН-да исәптә торучыларның спиртлы эчемлекләр куллануы хакында килгән хәбәр буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия чираттан тыш рейдка чыкты.
-
55 тән соң тормыш башлана гына әле
9 октябрьдә Яңа Чишмәдәге "Пенсионерлар берлеге" әгъзалары яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге инициативасын хуплап, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында йөзү һәм шашка ярышларында актив катнаштылар.
-
Без - каршы
Районда наркотикларга каршы үтүче айлык 24 сентябрьдә Чуаш Чабаксары урта мәктәбендә "Наркотиклар гомерне урлый" лекциясе, "Үзең сайла" видеоролигы, балаларның анкета тутыруы, ата-аналар өчен "Балаларга игътибар бирик" лекциясе кебек чаралар белән дәвам итте. Алдагы көнне Яңа Чишмә гимназиясендә һәм 118 нче ҺУ-да шундый ук чараларны үткәргән социаль хезмәткәрләр сүзләренә караганда, бу...
-
Бәхетсезлек очрагы
24 сентябрь көнне иртән Яңа Чишмәдәге картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта бәхетсезлек очрагы булган. Иртәнге сәгать 9лар тирәсендә 32 яшьлек пешекченең кухня идәнендә аңсыз хәлдә ятуын күреп алалар. Ул кома хәлендә тиз арада РҮХгә озатыла һәм РКБ белгечләреннән консультация алына. Хәзер аның хәле уңайга таба, аны РҮХдә реанимация бүлегендә табиблар...
-
Быел ялкауларның бәрәңгесе уңган
Сусыз пешерелгән (халык телендә мичкә тәгәрәткән) бәрәңгедән дә тәмлерәк ризык юктыр, - бу хакта аны ашап караучылар белә булыр. Ачык һавада учакта пешкән бәрәңге бер нәрсә, ә менә җирдә - тамырда пешкәне бөтенләй башка. Быел яңачишмәлеләр бәрәңге бакчаларында шундый хәлгә тап булдылар: яшел көчле сабаклы булса да, тамырда ябышкан 6-7...
-
Рус Чабаксарында яңа ФАП
13 сентябрьдә Рус Чабаксарында яңа ФАП ачу тантанасы булды. Җир казу эшләрен подрядчы Шәүкәт Сабиров бригадасы 16 августта башлаган, ә сентябрь башында исә заманча модульле медпункт беренче пациентларын кабул итәргә әзер иде.
-
Ветераннарга – торак
10 сентябрьдә Архангел Бистәсеннән Елена Демина һәм Әдәмсәдән Надежда Веретенникова - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннары яңа өй туе үткәрделәр. Алар "Ветераннарга - торак" федераль программасы буенча кыска гына вакыт эчендә төзелгән матур, уңайлыклары булган йортларга күченделәр. Бу хакта газетабызның 13 сентябрь саныннан укый аласыз
-
Җаваплар алынды
Хәбәрдарлык тартмаларын соңгы кат караганда берничә хат алынган, шуның өчесе - аноним. Шулай да алар каралган һәм рәсми җаваплар алынган.
-
Электрчылар колак салмаган
4 сентябрьдә иртәнге 9 сәгать 11 минутта Яңа Чишмә районының ЕДДС-га район Советы аппараты җитәкчесеннән район үзәгеннән Екатерина Бистәсе ягына таба 6 км ераклыкта микроавтобус һәм 3 җиңел автомашина катнашында ЮТҺ булуы - машиналарга ут кабуы һәм зыян күрүчеләр барлыгы турында хәбәр алына.
-
Яңа тарифлар кертелде
1 сентябрьдән РФ-нең административ хокук бозулар турындагы Кодексының (КоАА) 12 нче "автомобиль" бүлегенә кертелгән төзәтмәләр үз көченә керде. Шушы көннән башлап шоферлар өчен җаваплылык тагы да артты - хәзер иң аз штраф күләме -500, иң зурысы - 50 мең сумга чаклы. Йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләрнең ЮХК буенча белемнәрен тикшергәннән соң...