Муниципаль хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Авыл җирлекләре башлыкларына - яңа автомобильләр
Декабрь азагында Казанда ТР муниципаль берәмлекләр Советының 8 нче Съезды булып узды, анда республикабызның муниципаль берлеге еллык эшкә нәтиҗә ясады
-
Илһамлы безнең халык
Яңа ел көннәрендә халык ел саен бергәләшеп күңел ачарга ярата. Алар авыл уртасында корылган "кар шәһәрчегендә" бәйрәм итәләр. Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы хәбәрчесе белән аларның кайда һәм ничек ясалганын карап, эшләргә бәя бирде.
-
Хәбәрләшеп эшләргә кирәк
20 декабрьдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов рәислегендә хокук бозуларны булдырмау (профилактика) буенча район комиссиясе чираттагы утырышын үткәрде.
-
Рәсми җаваплар
Хәбәрдарлык тартмасыннан алган бер хатта Петропавел Бистәсенең Звездная урамында яшәүчеләр (13 кеше) урамның яктыртылмавыннан (бер лампочка бар-барын, ул да гел янып чыга), язын-көзен урамда ышанычлы юл булмавыннан ("Ашыгыч ярдәм" машинасы УАЗ-ның да көч-хәл белән үтүен) зарланганнар. Алар бу проблемаларны авыл җирлеге территориясендә нефть чыгаручы оешмалар хәл итә алырлар иде дигән...
-
“Бердәмрәсәйлеләр“ киләчәккә бурычлар билгеләде
14 декабрьдә районда "Бердәм Россия" БСП-нең Яңа Чишмә җирле бүлегенең ХХII конференциясе булып узды, аның эшендә 22 башлангыч партия бүлекчәсеннән 43 делегат, чакырылган партия тарафдарлары, район предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
-
Рәхмәт хаты
Яңа Чишмә район башлыгы исеменә ТР мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгеннән Рәхмәт хаты килгән.
-
Сайлау комиссияләре әгъзаларын укыталар
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендәге Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары Яңа Чишмәдә авыл җирлекләре башлыклары һәм районның участок сайлау комиссияләре әгъзалары белән семинар-укулар үткәрделәр. Семинарда муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов та катнашты.
-
Яңа елга әзерләнәбез
Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан Яңа 2014 елга район предприятие һәм оешмаларын иң матур бизәүгә район конкурсы игълан ителде.
-
Рәсәй Конституциясе юбилеен каршылап
12 декабрьдә рәсәйлеләр Ватаныбызның тарихи елъязмасында аерым урын биләгән Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуны билгеләп үтәләр. Хәзерге Конституция дәүләтебезнең демократик үсеш юлында, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен - шәхеснең хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүгә, халыкларның тигез хокуклылыгын, үзбилгеләнешен тануда мөһим адым булды. Ул безгә үзебезне чын хуҗа итеп,...
-
Хатларга рәсми җаваплар алынды
Район үзәгендә яшәүчеләр хәбәрдарлык тартмасына язып салган хатта Шушма елгасы аша асылмалы күперчекне ремонтлауны үтенгәннәр. Хатта: "Күперчек асылынып төшкән һәм авышкан, елгага чуму ихтималы зур. Такталары черегән, бер рәт кенә калган. Абынсаң, аягыңны сындырырга яки елгага төшәргә дә бик мөмкин", диелгән.
-
БАЛАЛАР “ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫ“ ЭШЛИ
Низаг, бәхәс чыкканда, ялгызлыктан интеккәндә яшүсмерләргә балаларның "ышаныч телефоны" сүз белән ярдәмгә килә ала. 2013 елның 10 аенда шушы телефонга 57 шалтырату, 16 SMS-хәбәр килгән, шуның 18-е 8-11 яшьлек кызлардан, 28-е 12-16 яшьлек кызлардан, 11-се 14-17 яшьлек үсмер малайлардан алынган. Мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе - яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәттә проблемалар...
-
Сәләтле балаларга ярдәм
Сәләтле балаларны үстерү Татарстан Республикасы һәм Яңа Чишмә районының мәгариф өлкәсендә һәрвакыт өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып торды. "Сәләтле балалар" программасын үтәү кысаларында ел саен район мәктәпләреннән укучыларның 85% тан артыграгы төрле дәрәҗәдәге интеллектуаль, иҗат һәм спорт конкурсларында катнашалар.
-
Тиз һәм нәтиҗәле эш итәбез
16 октябрьдә балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.
-
РПФ пенсия тупланмаларын түли
Пенсия фонды пенсиягә дәүләт өстәмә финанслау программасында катнашучылар тарафыннан тупланган акчаларны түли икән диюләре дөресме һәм түләүләр ничегрәк бара? Әлеге сорауга РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева җавап бирә. - 2012 елның 1 июленнән пенсиянең тупланма өлешендәге акчаларны түләү турындагы закон үз көченә керде, шуның нигезендә картлык буенча пенсиянең тупланма өлеше...
-
Гаилә фермалары өчен грант алыгыз
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2012-2014 елларга ТР-да КФХ базасында терлекчелек буенча гаилә фермаларын үстерү" программасы буенча КФХ-ын сайлап алу конкурсы үткәрә. Документлар һәм заявкалар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кабул ителә. Адресы: Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет. Документлар 17 апрельдән 17 майга...