Фактлар һәм комментарийлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Үзара салым акчасын түләмәгән өчен штраф салырга мөмкиннәр
Яңа Чишмә районы прокуратурасы гражданнарның үзара салым акчаларын түләмәвенең хокукый нәтиҗәләрен аңлата.
-
Тәртип бозулар ачыкланган
Яңа Чишмә районы прокуратурасы дәүләт учреждениесе тарафыннан товарлар сатып алу, эш һәм хезмәт күрсәтүләрне башкаруда тәртип бозулар булуын ачыклаган.
-
Һәркем җаваплылык тоярга тиеш
Магнитогорск һәм Шахты шәһәрләрендә торак йортларда көнкүреш газы шартлау безне кабат куркынычсызлыкның гади кагыйдәләрен искә төшерергә, яңа фаҗигаләргә юл куймас өчен аларны үтәргә мәҗбүр итә.
-
Пиротехника әйберләрен сатып алганда һәм кулланган вакытта игътибарлырак булыгыз
Яңа ел төне чыршыдан, бенгаль утларыннан, фейерверк, петард, мамык һәм башка әйберләрдән башка узмый. Узып баручы ел бусагасында күп кенә сәүдә предприятиеләрендә пиротехника әйберләре сатыла һәм безнең районда яшәүчеләрнең күбесе үзләрен, балаларын һәм танышларын сөендерер өчен алар моңа әзерләнгән инде.
-
Архангел Бистәсе кешесенең алимент буенча 1 млн. сумнан артык бурычы җыелган
20 ноябрьгә суд приставлары бүлегендә башкаруда алимент түләүләрен түләттерү турында (5 млн. 871 мең сумлык) 97 башкару эше бар.
-
Прокуратура алиментны түләү кирәклеге турында аңлата
Россия Федерациясе конституциясе балаларны тәрбияләү һәм үз балаларың турында кайгырту буенча ата-аналарның тигез хокукын һәм бурычын ныгытты. Балачак – бу кеше тормышында аерым этап, кешенең физик һәм психик үсешенә нигез салынган чор. Бу күпчелек очракта баланың матди тәэмин ителүенә дә бәйле.
-
“Мәк“ операциясе дәвам итә
Яңа Чишмә районы территориясендә “Мәк-2018“ оператив-профилактик операция дәвам итә.
-
Бурычлылардан ничек алимент түләттерергә?
Безнең районда бурычлылардан алиментлар җыю буенча хәлләр турында без ТР буенча суд приставлары Федераль хезмәт идарәсе начальнигы (Яңа Чишмә һәм Чирмешән районы буенча УФССП) Сергей Бутиннан сөйләвен сорадык:
-
2018 елның I яртыеллыгында Яңа Чишмә районында 90 мең литрга якын спиртлы эчемлек сатылган
Яңа Чишмә районында алкоголь продукциясен ваклап сатуны 48 сәүдә объектында 19 оешма башкара, Яңа Чишмәдә – 15 сәүдә объектында, шуларның 2 се - “Татспиртпром“ ААҖ һәм 13 - коммерция оешмалары.
-
Яңа Чишмәдә сарайлар янган
1 июльдән 2 июльгә каршы төндә Яңа Чишмәдә янгын чыгып, Тихонов урамындагы 73 номерлы йортта яшәүчеләрнең сарайлары янган.
-
Эсседә сак булыгыз!
Хәзер бик тә эссе көннәр тора – 32-34 градус. Шуңа күрә табигатьтә янгын чыгу куркынычы, утның торак пунктларга, электр тапшыру линияләренә таралуы белән бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы арта.
-
Таныклыктан мәхрүм ителгәннәр
Яңа Чишмә районы прокуратурасы наркологта исәптә торучыларны транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә иреште.
-
Яңа Чишмә районында - давыл
30 майда кичен Яңа Чишмә районы территориясендә давыллы җил чыгып, коеп яңгырлар яуды.
-
Хурлаган өчен – җәза
Яңа Чишмә районы прокуратурасы власть вәкилен халык алдында хурлаган район кешесенә карата дәүләт гаепләвен хуплады.
-
Шартлы рәвештә хөкем ителгән
Яңа Чишмә районы кешесе административ күзәтү таләпләрен кат-кат бозган өчен хөкем ителгән.