Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Cайлаучылар хуплаган
Үткән якшәмбедә районның барлык торак пунктларында үзара салым буенча референдумнар булып үтте, сайлаучылар бик актив катнашты.
-
Уңганнар да, булганнар да
Тубылгы Тау авыл мәдәният йортында район мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган "Иманлы бала" исемле районкүләм шигырь һәм мөнәҗәтләр уку бәйгесе булды. Шигырь номинациясендә 4-7 яшьлекләр арасында 1 урынны Акъярдан - Кәлимуллина Гөлназ, 2 нче урынны Тубылгы Таудан - Миначева Ләйсән, 3 нче урынны Хәсәнова Нәбилә алды; 8-12 яшьлекләр арасында 1 урынны Тубылгы...
-
Мәктәп автобуслары яңача эшли
2016 елның 1 гыйнварыннан ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе буенча мәктәп автобусларының барысы да республиканың автотранспорт предприятиеләренә (ПОПАТ) арендага бирелде. Безнең район автобусларын арендага алу тендерын Әлмәт ПОПАТ отты, дип сөйләде безгә (редакциядә) район мәгариф бүлеге белгече Рәис Сөниев. -Килешү норматив буенча республика бүлеп бирә торган билгеле бер суммага...
-
Балалар бозауларга “компотны“ нәрсәдән кайнатканнарын белделәр
11 февральдә Яңа Чишмәдәге "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре белән бергәләп гадәти булмаган экскурсиягә барганнар. Педагоглар үзләре тәрбияләгән балаларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт уяту, мәхәббәт тәрбияләү өчен аларга "Вәлиев Ф.Р." КФХ-ның сөтчелек фермасын, кешеләрнең анда нинди хезмәт куюын, эш барышында сыер савучылар, терлек караучылар, тракторчылар һәм ферма хезмәтчәннәренең нинди операцияләр...
-
Районда мәгариф: 5 елга йомгак
Күптән түгел үткән район Советы утырышында башка мәсьәләләр белән беррәттән "2010-2015 елларга Яңа Чишмә районында мәгарифне үстерү" муниципаль программасын тормышка ашыруга йомгак ясалды. Шул хакта доклад белән районның мәгариф бүлек җитәкчесе Александр Еронтьев чыгыш ясады. -5 ел дәвамында районның мәгариф өлкәсендә нинди уңышларга ирешелгән, нинди проблемалар бар, тенденция ничек? Беренчедән,...
-
Мәгарифне үстерү мәсьәләләре тикшерелде
Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы утырышында берничә мәсьәлә карап тикшерелде. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырышта Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил - бүлек начальнигы урынбасары Резедә Сәйфетдинова катнашты. Залда шулай ук мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, райондагы җәмәгать оешмалары вәкилләре урын алган иде. Депутатлар...
-
“Бәхет алачыгы“ проекты
Яңа Чишмә районында 2013-2014 елларда социаль өлкә бүлекләре тарафыннан 3991205 сумлык грант отылган. Грантларның иң зур күләмен "Бәхет алачыгы" проекты алган - "ТР ның халыкчан социаль проекты" конкурсында - 580 мең сум һәм "РИТЭК" конкурсында - 250 мең сум. Исегезгә төшерәбез, әлеге акчаларга укучыларны тимерчелек һөнәренә өйрәтү өчен кирәк булган...
-
Файдалы чара
4 февральдә Екатерина мәктәбендә 2015 елда билгеләп үтелгән ТАССР оешуга 95 ел тулуга багышланган "Тарихи гасырлар, шәхесләр һәм казанышлар" дип исемләнгән чара булып үткән.
-
Мәктәп тәмамлаучыдан мастер-класс
28 гыйнвар көнне кайчандыр Чуаш Чабаксары мәктәбен тәмамлаган Артем Носков 9 сыйныф укучылары өчен "Жизненный успех" дип аталган мастер-класс үткәрде.
-
Балалар бәхете өчен бергәләп
Тагын бер ел үтеп китте, безнең һәрберебез шушы елда булган күңелле вакыйгаларны, очрашудан якты эз калдырган кешеләрне хәтерендә яңарта.
-
“Ландыш“ка ЮХИДИдан бүләкләр
13 гыйнварда ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рифкат Миңнеханов безнең районда булып китте. Район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергәләп алар район үзәгендәге "Ландыш" балалар бакчасында булдылар һәм эчке эшләр бүлегенең йомгаклау киңәшмәсендә катнаштылар. "Ландыш" балалар бакчасында Татарстанның баш дәүләт автоинспекторына балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дәрес-уен күрсәттеләр,...
-
Раштуа бүләкләре әзерләделәр
Яңа ел алдыннан Яңа Чишмә гимназиясендә инглиз теле атналыгы үтә.
-
Укучылар коррупциягә каршы
14 декабрьдә Яңа Чишмә гимназиясендә "Яңа Чишмә районында коррупция очраклары күзәтелми" дип исемләнгән тема буенча район мәктәпләре укучылары очрашуы булды, анда Халыкара коррупция белән көрәш көненә карата үткәрелгән чараларга йомгак ясалды. Иң элек экранда күрсәтелгән видеоролик, җәмгыять өчен куркыныч тудыручы социаль күренеш буларак, укучыларга коррупция турында сөйләде. Аннан соң алар...
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр
"Бәла-казага юлыкмас өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре белән дус бул" - 8 декабрьдә "Крепыш" балалар бакчасында үткән кызыклы һәм танып-белү чарасы шулай дип аталды.
-
Интернет-сайтларның чисталыгы өчен
Бер төркем Яңа Чишмә гимназиясе укучылары социаль челтәрләрдә наркотикларның законсыз әйләнеше, экстремизм һәм террорлык белән бәйле законга каршы контентны таратуга специальләшкән интернет-сайтлар, төркемнәр, ширкәтләрне ачыклау буенча актив эш алып бара. Төркем күптән түгел генә эшли башласа да, 10 лап сайтны ачыклаган, хәзергесе вакытта ул республика прокуратурасы тарафыннан тикшерелә. Республика прокуратурасы...