Гаилә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ана образы
Туганнан алып картайганчы кеше әнисенең якты образы белән яши. Бу әниләрне балалары ничегрәк искә төшерерләр икән? Кичке рейдлар үткәргәндә кайбер гаилә башлыклары соңлап килгән "кунакларга" ризасызлык белдерәләр, янәсе инде йокларга вакыт, ә сез һаман борчып йөрисез. Үткән җомга көнне комиссия әгъзалары Екатерина Бистәсенә караңгы төшкәнче барып чыктылар, тик беренче өйгә...
-
Коррупциягә – киртә!
Коррупциягә каршылык күрсәтү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында кайбер мәсьәләләр каралды. 2012 елның I ярты еллыгы өчен Яңа Чишмә районы коррупциягә каршы комплекслы программаның үтәлешенә анализ ясап коррупциягә каршылык күрсәтү буенча комиссия секретаре Вячеслав Темников чыгыш ясады. Ул шулай ук комиссия әгъзалары әлеге мәсьәлә буенча РФ һәм ТР законнары актларына...
-
Комиссия эшенең нәтиҗәсе
25 сентябрьдә Валентина Семеняк җитәкләгән балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Ул комиссия әгъзаларын яңа секретарь - Наталья Мокеева белән таныштырудан башланды. Яңа секретарь үз чиратында игътибарны балигъ булмаганнарга беркетелгән кешеләрнең отчетларны вакытында тапшырмауларына һәм эшләнгән эшләргә юнәлтте. Комиссия тулы составта карап тикшереләсе мәсьәләләрне карады. Лариса ФЕДОРОВА...
-
Кибет киштәләрендә сыйфатлы продукция булырга тиеш
27 сентябрьгә алган мәгълүматлар буенча, Яңа Чишмә районы территориясендә 109 сәүдә объекты эшли, шуларның 48-дә алкогольле продукция сатыла (2012 елның маена 59 иде), аракы белән сәүдә итүгә лицензияне яңартмау сәбәпле, кайбер сәүдә нокталарының моңа хәзер хакы юк, шул сәбәпле кимү күзәтелә. 29 торак пунктның 20-сендә алкогольле продукция сатыла, тугызысында (шул...
-
Берәү сатты, берәү алды…
Шимбә көнне үзәк сәүдә мәйданында яшелчә культуралары һәм бәрәңге сату буенча зур ярминкә булырга тиеш иде. Алдан уйланылганча, авыл халкы үзе үстергән уңышның артык калган өлешен сатарга килергә тиеш кебек иде, югыйсә. Әмма сәүдә рәтләре КМС заводының май-сөт продукцияләрен сатудан башланды, аннан соң Яңа Чишмә базарында даими сәүдә итүче эшмәкәр...
-
Ислам террорны каһәрли
Ислам дине - тынычлык һәм Аллаһка мәхәббәт дине. Коръән - Аллаһның адәм балаларына рәхмәт итеп иңдерелгән кануннары. Беренче тапкыр Аллаһ белән без Коръәндә танышабыз, безнең алда ул галәмнәрне бар кылучы, мәрхәмәтле һәм гафу итүче буларак гәүдәләнә. Коръән Аллаһның рәхмәте чиксез булуны игълан итә.
-
Хезмәт базарында мөнәсәбәтләр гадел булырга тиеш
Район прокуратурасы Чистай шәһәрендәге зона Мәшгульлек үзәге каршындагы эшче төркем белән берлектә ТР Яңа Чишмә районында хуҗалык итүче субъектларда хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде. Яңа Чишмәдә яшәүче, 1956 елны туган КФХ башлыгы Артемьева Лилия Романовнаның эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәсендә РФ Хезмәт кодексы маддәләрен бозу очраклары ачыкланды. Шулай итеп, РФ Хезмәт кодексының 136...
-
Көзге ярминкәләр башланды
Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Үткән шимбәдә башкаланың Яңа Савин районында безнең район да ярминкәдә катнашкан. Азат МУСИН Өч авыл җирлеге - Петропавел, Шахмай һәм Ленино - һәр кайсы, рус, татар һәм керәшен милләтенә туры китереп бик матур итеп бизәгәннәр, бу исә башкала халкына аеруча охшаган. КМС заводы, "Карат"...
-
Санитария-эпидемиология хезмәтенең 90 еллыгын каршылап
Рәсәйнең санэпидемиология хезмәте 90 еллыгын билгеләп үтә. 90 ел дәвамында булган үзгәрешләргә карамастан, Дәүләт санэпидемиология күзәтчелеге эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып санитар законнарның үтәлешенә һәм кешеләр яши торган мохиткә даими социаль-гигиена мониторингы үткәрүгә күзәтчелек итү юлы белән кешеләр сәламәтлеген саклау буенча профилактик юнәлеш булды һәм булып кала бирә. Аннан кала, ике...
-
Бәйрәм хөрмәтенә концертта
30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, РМЙ каршындагы мәйданда бәйрәм хөрмәтенә концерт оештырылды. Кич бераз салкынча һәм болытлы булуга карамастан, мәйданга олысы да, кечесе дә җыелган, һәммәсенең кәефләре күтәренке иде. Яңачишмәлеләр алдында Яңа Чишмә мәдәният бүлеге, Ленино, Яңа Иванаево, Чуаш Чабаксары, Черемухово, Архангел Бистәләреннән артистлар чыгыш ясадылар. Чуаш, татар, урыс телләрендә...
-
Кирәкле хезмәт
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бу якшәмбедә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Иван Сыров җитәкләгән район газ хезмәте исә бу бәйрәмне 29 нчы мәртәбә билгеләп үтә. Евгений СТАРОВ Газ хезмәте кулланучыларны аварияләрсез һәм өзлексез газ белән тәэмин итү бурычын уңышлы башкарып килә. Районда 5474 кулланучы һәм 192 оешма табигый газдан файдалана....
-
Бәладан баш-аяк
Кышкылыкка малларга дип хәзерләнгән печән һәм салам дөрес итеп өелмәгән очракта күңелсезлекләр килеп чыгуга сәбәпче булырга да мөмкин. Авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов, Яңа Чишмә янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Дмитрий Шешолин катнашында Зирекле авылында үткәрелгән рейд шундыйрак хәлләрне ачыклады. Рейд барышында авыл кешеләренең торак йортлары тирәсендә эскертләрнең дөрес өелмәве...
-
«Skapy» буенча элемтә
"Сәмум" РКВП да хәрби хезмәт үтүче егетләрнең әти-әниләре белән чираттагы аралашулары "Skapy" режимында үтте. Бу юлы яңачишмәлеләр башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк белән бергә аның кабинетында Кара диңгез флотында ("Сәмум"да шунда исәпләнә) кече ракета катерларының 41 нче бригадасы оешуга 93 ел тулу уңаеннан җыелдылар. Бәйрәм алдыннан 41 нче бригада...
-
Конкурста җиңгәннәр
Үткән чәршәмбедә Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов ТР төзелеш һәм ТКХ министрлыгында "2011 елда иң төзек торак пункт" дип аталган республика конкурсында җиңгән өчен өченче дәрәҗә дипломга ия булган. Евгений СТАРОВ Конкурска йомгак ясаганда торак пунктларның каралган булуына, юлларның, чишмәләрнең, социаль-мәдәни объектларның, зиратларның, шәхси йортларның торышына, яшелләндерүгә төп игътибар...
-
Хәлләр киеренке
Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә беренче ярты еллыкта 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 2 кеше һәлак булган, 16сы төрле тән җәрәхәтләре алган. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда ЮТҺ саны 71%ка арткан, үлүчеләр саны 50%ка кимегән, җәрәхәтләнүчеләр 60 процентка арткан. ЮТҺ-нең сәбәпләре: маневрлау кагыйдәләрен бозу, каршы як хәрәкәт итү...